Яз килә, кояш көлә

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пункты Мишәбаш авылындагы “Тюльпан” балалар бакчасы коллективы белән тыгыз элемтәдә торып эш алып барыла. Төрле матур чараларны берлектә уздыралар. Табигатьнең язга авышкан бер көнендә, төгәлрәге 17 март көнне бакча балалары белән “Яз килә, кояш көлә” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Балаларга яз айлары, табигатьтәге үзгәрешләр, күчмә кошлар турында сөйләнде, шигырьләр укылды. Кошлар темасына киңрәк тукталып иртә яздан туган якларга кайтучы кошлар турында әңгәмә оештырылды, кошларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар үзләре дә кошлар турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International