"Могҗизалар остаханәсе" проекты кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсе Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының сәнгать бүлеге укытучысы Мифтахова Ф.И. белән берлектә яшь әниләр клубы өчен "Язгы тюльпаннар" акварель рәсеме буенча мастер-класс үткәрделәр.
Тәҗрибәле остаз-укытучы Фирүзә Илгиз кызы җитәкчелегендә иҗади очрашуда катнашучылар төсләрне дөрес катнаштырырга, гадәти булмаган төсмерләр алырга һәм җайлы күчүләргә ирешергә өйрәнделәр.
Мастер-класс вакыты бер сулышта сизелмичә үтте. Иҗат процессы рәсем сәнгатен яратучыларны берләштерә. Авторлык эшләренең никадәр матур һәм төрле булуы гаҗәп!