Сумка-шоппера бизәү буенча мастер-класс

2023 елның 18 марты, шимбә

Тормышыбызга яңа агым килеп керде,ул - үз кулың белән киемне, көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү, яңарту. 16 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында, Килдебәк, Туктар авыл китапханәчеләре, Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, сумка-шоппера бизәү буенча мастер-класс оештырдылар. Мероприятиядә авылыбызның рәсем сәнгатенә тартылучы балалары һәм яшүсмерләре катнашты.Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү, буяу эшләрен яратып башкарды, һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы, кабатланмас иҗат эше үзенең матур нәтиҗәсен бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International