ЛИН спортчылары арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Саранск шэhэрендэ 12-15 мартта ЛИН спортчылары арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узды. Саба районы спортчылары тәшкил иткән Татарстан җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады! 

- Команда разрядында Татарстан җыелма командасы составында: Богданов Владимир (Саба Арена), Закиров Айрат, Сычков Максим, Ведерников Михаил (барсы да РСАШ) бронза медаль ияләре булдылар; 

-Ануфриева Анастасия (Саба Арена) шәхси разрядта, Петрова Яна (РСАШ) белән парда һәм Кашапов Сәйдәш (РСАШ-Саба Арена) белән микста җиңеп, беренчелекнең абсолют җиңүчесе булды, финалны юнирорлар арасында Саба өстәл теннисы мәктәбе тәрбияләнүчеләре Сәйдәш Кашапов һәм Ранис Закиров, 3-1 исәбе белән, көчлерәк уйнадылар, Ранис Закиров беренчелекне яулый, ә Сайдаш икенче була. Кашапов-Закиров парлары көмеш призер, ә Хәмидуллин Алмаз (РСАШ) Билалов Дамир (Саба Арена) парлары бронза призер булды. 

- Зарипова Ләйсәннең ИН2 классында шәхси разрядта һәм Кадыйрова Полина (РСАШ) белән хатын - кызлар парында алтын медальләр яулады, Айдар Идрисов (РСАШ) белән микста көмеш медаль ияләре булды, ә бронзаны Вәлиев Камил-Щава Ксения парлары яулады. Ир-атлар ялгыз разрядында Айдар Идрисов һәм Андрей Новиков бронза призерлар булдылар.

- ир-атлар пары Валеев Камил-Новиков Андрей (РСАШ) көмеш медаль ияләре булдылар.

Спортчыларны котлыйбыз, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International