Саба район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә капиталь төзекләндерү эше дәвам итә. Авыру кешенең күңелендә өмет чаткысы уята торган учреждение буларак, ул тышкы яктан күңелне иркәли торган бина булып балкып торачак. Заманча җиһазландырылган бинада медицина хезмәткәрләренә эш алып бару да уңайлы, авырулар да тудырылган шартлардан кәнәгать булыр дип уйлыйбыз.