Байлар Сабасының үзәк мәйданында урнашкан, күп еллык бай тарихы булган, якташыбыз Әбрар Кәримуллин исемен йөртүче район үзәк китапханәсендә капиталь төзекләндерү эше бара. Тарихи бина тышкы яктан да, эчке өлештә дә тулысынча яңартылып, заманча стиль белән җиһазландырылып, китап сөючеләрне үзенә кабул итәчәк. Вакытлыча исә ул укучыларын Строителей урамы, 2 адресы буенча урнашкан “Олимп” спорт мәктәбе бинасында кабул итә.