Елның һәр фасылында без яратып йөри торган “Ямьле Саба” яр буе зонасында җанлылык сизелә. Чөнки һава торышы тиздән бездә язгы ташу башланачагын искәртә. “ПМК-Мелиорация” хезмәткәрләре бүген әлеге участокта су агу өчен канауларны кардан чистарта башлады. Яз имин килсен, хәвеф-хәтәрләр булмасын, ямьле җәйне кабат матур яр буйларына сокланып үткәрергә насыйп булсын дип телик.