Беребез дә уйламаганда-көтмәгәндә, язгы табигать үзенең холкын күрсәтә башлады. Яңгыр һәм кар сулары белән көрәш – бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләсе. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсендәге урамнарда су ага торган канауларны ачу эшен дәвам итәләр. Беренче чиратта су басу куркынычы югары булган участокларда эш алып барыла.