Россиядә ана һәм бала сәламәтлеге атналыгы уза

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Җәмәгать сәламәтлегенең бер өлеше-ана һәм бала сәламәтлеге, аларны саклау – дәүләтнең иң мөһим бурычы. Билгеле булганча, иртә яшьтә кеше сәламәтлеге формалашуына перинаталь һәм биологик куркыныч факторлары иң көчле йогынты ясый. Әмма булачак ата-аналарның яшәү рәвеше дә мөһим роль уйный: эмоциональ йөкләнешләр, хезмәт һәм ял режимы, зарарлы гадәтләр, баласын йөртүче хатын-кызның туклануын бозу.

Йөклелекне планлаштыру чорында мөмкин булганча стресс ситуацияләреннән качу, булган хәлләргә тынычрак карарга өйрәнү Яхшы. Йөклелеккә әзерлек этабында ук булачак ата-аналарның профессиональ зарарлы җитештерү мохите һәм хезмәт процессы факторлары белән элемтәдә булуы кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International