Язның беренче бәйрәме

2023 елның 7 марты, сишәмбе

6 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан,  Югары Симет авыл мәдәният йортында  "Ромашка" балалар бакчасы балаларының бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, матур жырлар жырладылар.Шулай ук әниләр белән балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Ахырдан балалар әниләренэ, әбиләренә бүләкләрен тапшырдылар.

 Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, кызлар!

Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International