«Социаль ятимлек һәм гаиләдәге начар мохит» темасына «Кайнар линия»

2023 елның 7 марты, сишәмбе

2023 елның 9 мартында социаль ятимлек һәм гаиләдәге начар мохит мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачылачак.

"Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:

ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, сәләтсез яки билгесез югалган дип тану нәтиҗәсендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның проблемалары турында;
ата – аналары булмаган, чынлыкта бала тәрбияләү вазифаларын үтәмәгән балаларның проблемалары турында; - гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында.
"Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр:

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,
ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Шәфкать»хатын – кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре,
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы,
ТР Прокуратурасы,
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы,
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе,
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе. иминсезлек»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International