Әдәби сәгать "Кечкенә Бануның тарихы"

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

2 мартта язучы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулган булыр иде. 3 март көнне язучының юбилее уңаеннан Юлбат авылы китапханәсе балалар өчен әдәби сәгать үткәрде. Дәрҗия Аппакова балалар өчен генә язган. Балалар китапханәченең Бану исемле кызның балачагы турында сөйләгәнен тыңладылар һәм "Сөмбел" әкиятен укыдылар. Шулай ук язучының тормышы һәм иҗаты турында да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International