«Лаеклы эш-лаеклы киләчәк» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш сәгате

2023 елның 5 марты, якшәмбе

Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Лаеклы эш-лаеклы киләчәк» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш сәгате үткәрделәр.  Балаларга һөнәр сайлауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы, тормышта иң җаваплы адымнарның берсе булуы турында сөйләделәр.

     Аннан соң балалар уен формасында  һөнәрләр белән танышуны дәвам иттеләр. «Эрудит» конкурсында катнашып, балалар яңа төрле һөнәрләр турында белделәр, хезмәт турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, ата-аналарының һөнәрләре турында сөйләделәр.

    Һөнәрне дөрес сайлау-тормышта уңышның нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International