Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы

2023 елның 4 марты, шимбә

Бүген Казан шәһәренең Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.Ярышта бөтен республика спортчылары катнашты..

Ярышлар шәхси-команда форматында, командада 4 кеше, 2 ир - ат, 2 хатын-кыз катнашты. Ир – атлар дистанциясе – 3 километр, хатын-кызлар-1 километр.

Саба районы җыелма командасы чыгышы нәтиҗәләре:

Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфанис кызы-1 урын;

Гарипов Ирек Рамазан улы-1 урын;

Гомәрова Илүзә Азат кызы-3 урын;

Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы-6 урын.

Икенче төркемдәге гомумкоманда зачетында Саба районы 1 нче урынны алды. Балтач районы 2 урында, Мамадыш районы 3 урында.

Безнең спортчыларны яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез һәм уртак эшкә керткән өлешләре өчен аларның һәрберсенә рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International