Хоккей - көчле рухлылар уены!

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

  2021 елда «Игенче» ҖЧҖ дә эшләүчеләр арасында тупланган “Игенче” хоккей командасы, районда гына түгел  күрше районнарга да барып үзләренең матур уеннарын күрсәтәләр.

  18 нче февраль көнне Кукмара районы Камышлы авылында узган Әфганстаннан гәскәрләрне чыгару һәм “Интернационалистларны искә алу “ көненә багышланган алкалы хоккей турнирында,  Нократ  Аланы өлкәсе Сосновка бистәсеннән “Витязь” һәм Кукмара районы Камышлы авылыннан “Камышлы” командалары арасындагы уенда -II нче урын яулады.

  Һәм, гомумән , Шекше , Мишабаш, Эзмә авылларында узган хоккей ярышлары да “Игенче” командасыннан башка узмый.Ярышлар дуслык һәм спорт атмосферасында уза.Спортчыларыбыз хоккейда чын уен күрсәтәләр.Шекше авылы хоккей мәйданчыгында узган үзешчән командалар арасында- I нче урын , Мишәбаш авылында-II нче урынга лаек булдылар.

  Мондый ярышлар традициягә әверелде инде!

  Дәвамлы булсын, барсына да ныклы сәламәтлек, уңышлар,яңа  спорт казанышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International