Гармунчылары белән данлы Шекше ягы, алар җирлекнең хәзинәсе, куанычы, шатлыгы. Авыл мәдәнияте тарихында якты эз калдырып, бакыйлыкка күчкәннәрен һәм бүгенге көндә иҗат итүче гармунчыларны бергә кушып санасаң, гомуми сан җитмештән артып китә. 23нче февраль кичендә Шекше мәдәният йортында оештырылган “Гармун-гомер юлдашым” дип исемләнгән кичә нәкъ менә йөзек кашына тиң асыл затлар, кадерле гармунчыларга багышланды. Тормышка ямь өстәүче, күңелләрне яктыртып яшәүче оста абруйлы Кадыйр Җиһангир улы Таҗиев һәм Рәкыйп Нәҗип улы Шәрипов авылдышлары, якташлары, туганнары каршында хөрмәтләнде, матур ихлас теләкләр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары, әле канат ярып кына килүче яшь гармунчылар Аяз Галимов һәм Рәйхан Гыйльмановтан да музыкаль бүләк кабул итте алар.
Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә, аулак өйләрдә, жәйге кич утыруларда, авыл клубларында, яшь егетләрне армия сафларына озатканда уйналган һәм уйнала торган “Авыл көе” белән ачылган кичә, гармунчыларның тормыш һәм иҗат юлы буйлап сәяхәтне хәтерләтте.
Рәкыйп Шәриповның иске генә хромка табып, аның төймәләренә энә белән кырып ноталар язып уйнарга өйрәнгән тәүге көе -“Сыерчык”. Күршесе Марсель Мирасов белән чиратлашып уйный алар. Шекше мәктәбенең 8нче сыйныфында укыганда тагын да остарып, озын тәнәфестә иске сайгаклардан тузаннар күтәрелерлек итеп укучыларны биетә башлыйлар, концертларда һәм башка чараларда катнашалар. Училищеда укып механизатор һөнәрен үзләштергәч, армия сафларына китә, анда да гармуннан аерылмый яшь солдат Рәкыйп. Хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылына әйләнеп кайта, төпләнеп эшли, гаилә кора, балалар үстерә һәм гомерлек юлдашына әверелгән моңлы дустыннан аерылмый. Шекше мәдәният йортының да алыштыргысыз оста гармунчысына, артистына, актерына әверелә, күпсанлы спектакльләрдә уйный, бәйрәмнәрдә төп рольләрне башкара.
Кадыйр Таҗиев 1970нче елда Шекше сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, парторг Рәүф Демидов тәкъдиме белән Казан шәһәренә баянчылар әзерләү курсларына укырга китә, анда тугыз ай белем алганнан соң, Шекше авыл клубына баянчы һәм сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Директор Гөлнур Нотфуллина белән бергәләп, зур чаралар оештыра алар. «Ромашка» агитбригадасы бик көчле эшли ул елларда. Совет Армиясе сафларына алынып, хәрби хезмәтен тәмамлап кайкач та яңадан Шекше мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килә егет. Бу вакытта инде директор вазыйфаларын Флера Шакирова башкара. Кадыйр Таҗиевның мәдәният тармагында эш стажы унсигез елга җыела, 1978нче елда Шекше мәдәният йорты директоры эшенә дә алына ул. Гаилә корып җибәргәч, аның тормышы да, иҗаты да тулылына, байый, җырчы хатыны Әлфирәне һәм балаларын да сәнгатькә тартып Таҗиевларның “Гаилә ансамблен” булдыра. Алар районкүләм бәйгедә чыгыш ясый, Арчада зона турын үтеп, республика дәрәҗәсенә чыга, Казанга кадәр барып җитәләр, төрле смотр-конкурсларда катнашып Лауреат исемнәренә лаек булалар. Шөкер, бүгенге көндә дә Кадыйр абыйның тормышы иҗат һәм татар музыка сәнгате белән үрелеп бара. Чын талант иясе Тайфә апа белән икесенең юллары бергә кушылып матур гына гомер кичерә һәм халкыбызга хезмәт итә алар.
Кадыйр Таҗиев һәм Рәкыйп Шәриповның осталыгы, таланты авылда гына түгел, районда, республикада югары бәяләнә. Алар Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче гармунчылар ансамбле составында да, “Зиләйлүк” өлкәннәр һәм “Бөрлегән” балалар фольклор коллективлары белән дә күптөрле иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, башкалабызның мәшһүр сәхнәләрендә дә үз моңнарын калдыралар.
Кадыйр абый һәм Рәкыйп абый кебек милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләребез булганда яши әле гармун! Шушы рухи хәзинәбезне күз карасыдай саклый алсак, буыннар чылбыры өзелмәс, милләтебез, авылларыбыз да яшәр. Рәхмәт сезгә Шекше гармунчылары!