Олыяз авылы мәдәният йортында 23 февраль көнне «Солдатта булган диләр» исеме астында ветеран солдатлар белән очрашу кичәсе узды.

2023 елның 24 феврале, җомга

Кичәнең беренче өлешендә районыбызның ракета-артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр Шамсун Сөнгатов җитәкчелегендә чыгыш ясады. Алар арасында Миннислам, Кәримов Делюс Закиров, Айзат Гәрәев, Илгизәр Әхмадуллин, Әнвәр Мингалиев бар иде. Танкист-артиллеристлар тамашачыларны матур жырлары белән сөендерде. 
  Икенче өлештә авылның ветеран-солдатлары Илнур Сөнгатов, Әнәс Гайсин, Ришат Нурмиев, Әсхәт Нурмиев ярыш - конкурста көчләрен сынады. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International