2014 елда туган һәм аннан яшьрәк балалар коллективлары арасында шахмат буенча ТР Беренчелеге

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

2014 елда туган һәм аннан яшьрәк балалар коллективлары арасында шахмат буенча ТР Беренчелеге тәмамланды. Ярышлар 20 февральдән 22 февральгә кадәр барды. Турнирда Татарстан Республикасының 22 командасы катнашты. "Саба - Арена"яшь шахматчылар командасы актив катнашты. Команда составында Газизуллин Айдан, Низамиев Йосыф, Фәсхетдинов Самат, Сөнгатов Аяз, Галимуллин Данияр, Маликова Алисә, Нәҗметдинов Динар, Галиев Самира бар. Барлык балаларны да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International