22 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Ватанга хезмәт итәм»дигән чара узды.

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

22 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Ватанга хезмәт итәм»дигән чара узды. 23 февраль-барлык ир-атларга аларның бик мөһим һәм кыйммәтле кешеләр булуын искә төшерү өчен үзенчәлекле көн. Егерме өченче февраль барлык ир-атларны: бабайларны, әтиләрне һәм улларны котлыйлар. Хәрби хезмәткәрләргә генә түгел, ә үз гаиләсен саклаучы барлык ир – атларга да игелекле сүзләр һәм теләкләр, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Бу чарага әтиләре белән балалар чакырылган иде. Чара башында һәр әти үзенең хәрби хезмәт тарихын һәм армиядә булган көлке тарихын сөйләде. Аннары алар өчен интеллектуаль уен оештырылды. Катнашучылар уенга бик теләп кушылдылар һәм биремнәрне үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International