Әфганстан безнең хәтер һәм авырту

2023 елның 17 феврале, җомга

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне (яки Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне) һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 15 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Әфганстан безнең хәтер һәм авырту» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр. Алып баручылар катнашучыларга «Игълан ителмәгән сугыш» тарихына кечкенә генә экскурс ясарга тәкъдим иттеләр. Хикәя электрон презентация күрсәтү белән озатылды. Әфганстанда сугышкан якташларыбызга аерым игътибар бирелде. Безнең очрашу кунаклары – кайнар нокталарда катнашкан: Әхмәдуллин Ибраһим Хәбибулла улы (Әфганстан), Мәүлетов Флорид Наил улы (Чечня, Сирия, Украина). Очрашу барышында кунаклар үзләре турында сөйләделәр, алып баручы һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр, хезмәт елларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Аннары «Әфганстан минем күңелемдә авырта»дигән Әфган сугышы турында видеоклип карадылар. Анда Әфган җирендә булган фаҗигане аңлау балалар алдында укылды. Статистика саннары аларны гаҗәпләндерде.  Күпме үтерелгән, күпме җәрәхәтләнгән, күпме гарипләнгән бу Әфган сугышында.  Сугыштан кайтмаганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International