8-12 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсе Орлово бистәсендә бөтенроссия ярышлары булып узды. Шулай ук әлеге турнир кысаларында муниципаль ярышлар да узды. Өч көнлек программада спортчыларга төрле биеклектәге һәм катлаулыктагы 12 маршрут тәкъдим ителде. Бу ярышлар спортчыларга разрядлар үтәү, үзләрен сынап карау максатыннан үткәрелде.
Ярышта «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары һәм тренерлары катнашты. "Балалар" категориясендә Суворова Анастасия «Атаман» атамалы атта 3 беренче урынны яулады. Зиатдинова Динә һәм Гәрәев Илдан «Барабинск» атамалы атта мактаулы 1 нче урынны алдылар. Шәйхетдинова Мәрьям «Олива» атамалы атта 2 урын һәм 2 өченче урыннар алды. Кириллов Аяз «Атаман» атамалы атта 2 һәм 3 урыннарга лаек булды.
“Сабантуй” спорт мәктәбенең ат спорты белән шөгыльләнүче спортчыларыбыз Мәскәү өлкәсеннән 3 бронза медаль, 3 көмеш һәм 6 алтын медаль белән җинү яулап кайттылар. Спортчыларны зур уңышлары белән котлыйбыз!