Җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз Саба” җәмгыятенең еллык хисап җыелышы

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

2023 елның 13 нче февралендә җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз Саба” җәмгыятенең 2022 нчы елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булып үтте. Хисап җыелышында хуҗалык җитәкчелеге, белгечләр, хезмәткәрләр һәм Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Р.В. Харисов катнаштылар. “Лукоз Саба” җәмгыяте коллективы артык зур булмаса да (җәмгыяттә барлыгы 28 кеше хезмәт куя), мал саны һәм җитештергән продукция күләме буенча хуҗалык Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эреләрдән санала. Бүгенгесе көндә хуҗалыкта кәҗә саны 3 804 баш исәпләнә. 2022 нче елда җитештерелгән тулаем продукция бәясе 65 млн 680 мең сум тәшкил итә. Хуҗалыкның төп юнәлеше кәҗә сөте җитештерү һәм нәселле кәҗәләр үрчетү булып тора. Еллык хисап җыелышында хуҗалык җитәкчелеге һәм белгечләре 2022 нчы елдагы эшчәнлеккә анализ ясап, ирешкән уңышларга һәм хуҗалык эшчәнлегендә булган кимчелекләргә дә тукталдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Раиф Вазиф улы “Лукоз Саба” җәмгыяте коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм коллективның яшь, бердәм булуын билгеләп үтте. Шулай ук ул хуҗалыкның җитештерү мөмкинлеге зур булуын ассызыклап, 202 нче елда коллективка сөт җитештерү күләмен арттыру бурычын куйды. Җыелышның ахырында Раиф Вазиф улы хуҗалыкта эшләүче савымчы Илүсә Мәҗитованың һәм ветеринар врач Ирек Сибгатуллинның тырыш хезмәтен билгеләп, аларга  Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International