«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ абитуриентларны өч юнәлешнең берсе буенча сыйфатлы һөнәри белем алырга чакыра. Көллият Татарстан Республикасының иң гүзәл почмакларының берсе – Кукмара муниципаль районының Лубян авылында урнашкан.
Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала.
Белгечлек буенча белем алудан тыш, көллият студентлары өстәмә һөнәрләрне дә үзләштерәләр, алар арасында – урманчы, яшел төзелеш хезмәткәре, агач аударучы, тракторчы, чыбыктан сәнгатьле әйберләр әзерләүче, касса хезмәткәре.
Лубян урман-техник көллиятендә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-гаммәви чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.
2023 елның мартында Лубян урман-техник көллиятендә Ачык ишекләр көнен үткәрү планлаштырыла. Мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары көллияткә килеп, уку процессын оештыру һәм студентларның тулай торакларда яшәү шартлары белән таныша алачак.
Тулырак мәгълүматны көллиятнең http://lublt.ru сайтында яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны буенча белешергә була.
Белешмә өчен. «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение. Көллияттә белгечләр әзерләү 1921 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә 9,7 меңнән артык белгеч укытып чыгарылган.
2022 елдан башлап көллияткә укырга керү өчен документларны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (https://www.gosuslugi.ru/) яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша биреп була.