Кич утыру "Чәй эчәбез бергәләп"

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Иштуган авылы мәдәният йортында "Чәй эчәбез бергәләп" дип исемләнгән кич утыру булып узды. Кич утыру барышында кунаклар Россиядә чәй тарихы, чәй эчү традицияләре белән таныштылар, хәтта чәйнең файдалы һәм дәвалау үзенчәлекләрен дә белделәр. Русьтә аны элек-электән тәмле итеп пешерә белгәннәр. Безнең кунаклар да чәйне бик яратучылар булып чыкты. Күпләр үз серләре белән уртаклаштылар. Кемдер мәтрүшкәле чәйне ярата, цикорий белән, күпләр яшел чәйне яраталар. Чара оста куллар әзерләгән өстәл артында - самавырдан тәмле чәй белән һәм өйдә пешерелгән камыр ризыклары белән узды. Утырыш вакытында чәй эчеп кенә калмадылар, ә рәхәтләнеп «Чәй» конкурсларында катнаштылар, чәй турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, такмаклар җырладылар, халык уеннары уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International