Мөхәммәтҗанов Мөбаракша Мөхәммәтҗан улына – 90 яшь!

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Мөхәммәтҗанов Мөбаракша Мөхәммәтҗан улы 1933 елның 31 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Әтнә  районы Наянгуш авылында  туа. Үсмерлек чоры  авыр сугыш елларына туры килә аның: ачлыгын да, ялангачын да үз җилкәсендә күп татый ул. Хезмәт юлын колхозда төрле эштә башлый. 1952 елда  вербовка белән Уралга, Свердловск өлкәсенә эшкә  китә.  Анда кирпеч заводында төрле эш  башкара, соңрак паровозга  кочегар итеп күчерелә. 1959 елда Саба районы Килдебәк авылы кызы Газимә  белән кавышып , бер кыз, бер ул устерәләр. 1969 елда Ташкентка  китәләр. Мөбаракша Мехәмәтҗан улы машинистлыкка укып, паровозда, соңрак тепловозда машинист булырп эшли.  Лаеклы ялга чыкканчы  үз һөнәренә тугрылыклы булып кала.  1998 елда, лаеклы ялга чыкканнан соң,  Килдебәк авылына кайтып төпләнәләр. Бүгенгесе көндә Мөбаракша абый Газимә апа белән тигезлектә ике баласы, ике  оныгы, ике оныкчыгының, туганнары һәм күрше-күләненең кадер-хөрмәтен тоеп, игелек-шәфкатьләрен күреп гомер кичерәләр.

Мөбаракша Мехәмәтҗан улын юбилее белән котларга Саба муниципаль районының Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гәйнетдинова Лилия Нургаян кызы, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы килделәр. Алар Мөбаракша абыйга Саба муниципаль районы Башлыгы Раис Нургали улы Миннихановның котлау хатын, бүләкләр тапшырып, ныклы сәламәтлек һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International