"Саба Таңнары" редакциясе хезмәткәрләре ГТО ВФСК нормативларын үтәделәр

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 23 гыйнварында "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе базасында "Саба Таңнары" редакциясе хезмәткәрләре ГТО ВФСК нормативларын үтәделәр: кыска дистанцияләргә йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, идәндә ятып кулларны бөгү. Редакция хезмәткәрләре яхшы физик әзерлек күрсәттеләр һәм барысы да диярлек алтын билгеләренә нормативларны үтәделәр. Газетаның баш мөхәррире Рөстәм Габдерәүф улы әйтүенчә, ГТО нормативларын инде күптән үтәргә теләгәннәр, тик кызганычка каршы, тулы составта бүген генә җыелган. Редакция хезмәткәрләре үзләренең ел буена җитәрлек энергия алуларын, ә билгеләргә нормативларны үти алмаган кешеләр тест үзәгенә нормативларны үтәгәнче киләчәкләрен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International