Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында яңа җиңүләр.

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

24-25 гыйнварда Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Беренче көнне ялгыз разрядта ярышлар узды. Безнең спортчылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Ануфриева Анастасия-1, Зарипова Ләйсән-2 урын яулады. Икенче көнне парлы разрядта ярышлар узды, анда Анастасия һәм Ләйсән җиңүчеләр булдылар. Спортчыларның тренеры-Исмаилов Фарход Усманович. Чын күңелдән җиңү белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International