Иске Яңа ел.

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Кыш-елның бэйрэмлэргэ иң бай вакыты: Яңа ел, Раштуа,Май чабу... Аларның берсе Иске Яңа ел. Мондый бәйрәмнең ике тапкыр кабатлануы менә дигән момкинчелек, 31 декабрьдә онытылган һәм котларга өлгермәгән һәркемне котлау, дуслар белән очрашу һәм тагын бер тапкыр яңа ел чыршысы утларын кабызу мөмкинлеге бар. 13 гыйнварда Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авылы клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре балаларны һәм авыл халкын Иске Яңа ел белән котладылар. Кунаклар бер-берсен бәйрәм белән котладылар, шигырьләр укыдылар, әйлән-бәйлән йөрттеләр, күңелле уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International