"Кыш бабайдан сюрпризлар".

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

4 гыйнварда Сулэ авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "Кыш бабайдан сюрпризлар"дигән яңа ел үткәрделәр.Яңа ел-әкият бәйрәме, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көтәләр.Без балаларга әкияти тамаша әзерләдек, анда хайваннар Яңа ел эзли иде. Аннары балаларга Кыш бабай, Кар Кызы һәм чыршы килде. Чын күңел ачу башланды. Әйлән-бәйлән йөрделәр, уйнадылар, ярыштылар. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм һәркемгә, балаларга да, ата-аналарга да ошады. Барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International