6 гыйнвар көнне Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә “Кышкы бизәкләр” дигән исем астында осталык дәресе уздырдылар.

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

Кыш – һәрберебезгә могҗизалар, шатлыклар китерә торган ел фасылы.Тәрәзәдәге бизәкләр,бер – беренә ошамаган кар бөртекләре, тау көртләре безгә рәхәтлек бүләк итә.6 гыйнвар көнне Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә  “Кышкы бизәкләр” дигән исем астында осталык дәресе уздырдылар.Чарада катнашучылар кыш фасылына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар . Кәгазьдән кар бөртекләре ясап уңганлыкта көч сынаштылар. Соңыннан  аны чыршыга элделәр.Чара азагында чыршы тирәсендә кызыклы уеннар  уйнадылар, күңелле дискотекада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International