Яңа ел-иң көтеп алынган искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәп, уникаль, сөйкемле дип атыйлар. Без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең үтәлүен көтәбез. 30 декабрь көнне Мамалай авыл клубында «Яңа ел могҗизасы!» дип исемләнгән бал-маскарад узды. Бәйрәмдә төрле яшьтәге авыл халкы катнашты. Зал уртасында бөтен кешене матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.