28 декабрьдә Казан шәһәренең Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон комплексында беренче тапкыр Татарстан Республикасы «Биатлон федерациясе» Кубогына ярышлар булып узды. Әлеге ярышлар 2008-2011 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында оештырылды. Ярышларга Татарстаннан, шулай ук Ульяновск шәһәреннән, Марий Эл, Чувашия Республикаларыннан килгән спортчылар җыелды. Спортчылар «Спринт» дисциплинасы буенча көч сынаштылар. «Сабантуй» спорт мәктәбе командасын 6 спортчы яклады (биатлон буенча тренер Д.М. Шакирҗанов).
Нәтиҗәләр: 2010-2011 елгы егетләр арасында Хуҗин Инсаф беренчелекне яулады (1,8 км спринт), 2008-2009 елгы егетләр категориясендә Абдуллин Сәрим 3 нче урында (спринт 3,6 км) җиңүче булды.
Призлы урын алучыларны Татарстан Республикасы биатлон федерациясеннән грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.