24 декабрьдә Шәмәрдән авылында чаңгы базасында чаңгы сезоны ачылды. Ярышлар 1-11 сыйныф укучылары, 18-35 яшьлек яшьләр, 35 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үткәрелде. Бүләкләү тантанасын Яшьлек – Маканов Д. К., авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н. һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы И. Р. Гарипов үткәрделәр.