22 декабрь көнне Тимершык гомумбелем бирү урта мәктәбе базасында баскетбол буенча ярышлар һәм күңелле стартлар узды. Әлеге чарада “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар катнашты. Программада баскетбол буенча турнир һәм күңелле стартлар оештырылды. Баскетбол турнирында барлыгы 2 команда катнашты: Тимершык гомумбелем бирү урта мәктәбе (“Сабантуй -1”) һәм Икшермә кадет мәктәбе (“Сабантуй - 2”) командалары. Уен җиде минутлык дүрт таймнан узды. Беренчелеккә “Сабантуй -1” (Тимершык гомумбелем урта мәктәбе) командасы чыкты.
Күңелле стартларда барлыгы өч команда катнашты: “Ракета”, “Яшьлек” һәм “Победа" командалары. Биредә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - «Победа» командасы,
2 урын - «Ракета» командасы,
3 урын - «Яшьлек» командасы.
Балалар күңелле спорт эстафеталарында бик теләп катнаштылар. Ә инде кичә ахырында, бәйрәм рухын тагын да җанландырып, балаларга Кыш Бабай бүләкләре тапшырылды.