Фехтование буенча традицион Яңа ел чарасы

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

«САБА-АРЕНА» да фехтование буенча традицион Яңа ел чарасы узды. Бу бәйрәм ел саен фехтование бүлегенең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен үткәрелә. Спортчылар өчен «чыршы киеме», «боз тау», «хоккей», «Яңа ел җигүле» һәм башка бик күп кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар. Бәйрәм ахырында катнашучылар Кыш бабай белән истәлеккә фотога төшәргә җыелдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International