"Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерербез!” региональ акциясе

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

2022 елның 9 декабреннән 29 декабренә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә “Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерербез!” региональ акциясе уза.

Акциянең төп бурычы - 9 һәм 11 сыйныф укучыларын ТДИ һәм БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә балаларга үз көчләрен сынап карарга, педагоглар белән бергә контроль-үлчәү материалларының күрсәтмә версиясен эшләгәндә алынган нәтиҗәләрне анализларга.

Акция әле аның "эшлекле уен" формасында оештырылуы белән дә гадәти түгел, монда ППЭ җитәкчесе белән бергә аудиториядә һәм аудиториядән тыш оештыручы, техник белгечләр һәм иҗтимагый күзәтүчеләр буларак, имтиханнарны бер елдан соң гына тапшырачак, кече иптәшләре катнаша. Әмма инде хәзер үк "читтән" барлык үзенчәлекләрне күзәтергә мөмкин.

Күп кенә чыгарылыш укучылары яхшы аңлый - педагоглар, экспертлар белән мондый очрашулардан соң күп кенә кыенлыклар җиңелә. Ә уңышлы әзерлекнең ачкычы булып бөтен мәктәп тормышы дәвамында тотрыклылык һәм системалылык тора.

16 декабрьдә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә "Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерербез!” региональ акциясе узды. Әлеге акциядә 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International