Килдебәк авыл җирлеге җыелма командасы мини-футбол буенча II урын яулады

2022 елның 18 декабре, якшәмбе

14 нче декабрьдә Саба районының Саба зонасында мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды. Килдебәк авыл җирлегенең җыелма камандасы әлеге лигада чыгыш ясады. Командада Мәртен авылыннан Сәйдәш Хафизов, Муса Шамсутдинов, Килдебәк авылыннан Марсель Мингазиев, Ильназ Мавлитов, Тахир Хаеров, Радиф Ибраев, Ильдар Осипов, Туктар авылыннан Нәфис Бариев, Райнур Аскаров уйнадылар. Ә капканы Фазыл Гайфуллин, Ильдар Зарипов сакладылар. Нәтиҗәдә егетләр оста һәм матур уен күрсәтеп, бердәм команда булып, югары  лиганың зона этабында II урын яуладылар. Егетләрне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International