Сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс

2022 елның 9 декабре, җомга

8 декабрь көнне Юлбат мәдәният йортында Саба районы А. Кәримуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан авылларының актив, иҗади яшүсмерләре һәм яшьләре катнашты. Чара башында китапханәчеләр сумканы ничек буярга, буяу бозылмасын өчен нинди нечкәлекләрен исәпкә алырга һәм озак саклансын өчен ничек киптерергә икәнен аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм  фантазиясен күрсәтте. Һәркем уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сүрәтле сумкага ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International