Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд ярышлары

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 2-4 декабрь көннәрендә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд ярышлары узды.

Ачылу һәм бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов; Россия Профессиональ бильярдчысы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, рус бильярдының төрле дисциплиналарында алты тапкыр дөнья чемпионы Ольга Юрьевна Миланова; алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Ибраһим улы Галиев, ярышларның баш судьясы Ленар Марсель улы Галләмов уздырды.

Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче төркем 

1 урын – Марат Нил улы Гыйрфанов (Әлмәт районы);

2 урын – Айдар Хәләфетдин улы Шәмсетдинов (Азнакай районы);

3 урын – Рәгать Галиәгҗам улы Хөсәенов (Лениногорск районы).

2 нче төркем

1 урын – Рәис Нургали улы Миңнеханов (Саба районы);

2 урын – Фәндәс Әнәс улы Вәлиев (Сарман районы);

3 урын – Анатолий Петрович Иванов (Мамадыш районы).

3 нче төркем

1 урын – Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин (Кайбыч районы);

2 урын – Ленар Рафак улы Зарипов (Актаныш районы);

3 урын – Рамил Тәлгать улы Айбатов (Чирмешән районы).

 Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International