Календарьда – декабрь, кар катламы юка булса да, күңелләрдә Яңа 2023нче елга аяк басарга ерак калмады дигән уй. Елдагыча, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданын бәйрәмчә бизәргә керештеләр. Иң катлаулысы – боз шәһәрчеге төзү. Шугалак кайчан әзер була микән дип көтеп торучы балалар булганда, көннең салкынлыгы да сизелми, ди биредә эшләүчеләр. Сәламәт булыйк, Яңа елга яңа өметләр белән аяк басыйк һәм алар чынга ашсын!