Олыяз авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышлап "Кадерлик без газиз Әниләрне" дигән концерт булып узды.

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Олыяз авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышлап "Кадерлик без газиз Әниләрне" дигән концерт булып узды.Чарага Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тулган ай" ансамбле килеп,бик эчтәлекле концерт куеп, әниләрне һәм әбиләрне ял иттерделәр.Концертта өлешчә мобилизациягә эләккән солдатларыбызның әниләре дә катнашты,аларга мәдәният йорты житәкчесе Раилә ханым истәлекле бүләкләр тапшырды.Бәйрәм белән котлап авыл жирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Райнур Әхмәтов та катнашып тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International