Югары Симет авыл җирлегендә әниләр көне үтте

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

    Әниләр көне алдыннан Югары Симет авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан " Йөрәк җылым бүләк итеп бирәм,кабул итеп ал син әнием "исемле концерт оештырылды. Шулай ук Түбән Симет авылы мәдәният йорты мөдире Гафуров И. тамашачыларга музыкаль котлауларын  җиткерде.

    Әлеге концертта игелекле, сөйкемле һәм яраткан әниләргә чиксез рәхмәт сүзләре багышланды. Бу көнне балаларын яратып үстергән гүзәл әниләр җыелды. Аларның һәркайсы өчен котлаулар яңгырады, алар өчен шигырьләр, музыкаль композицияләр, дәртле биюләр һәм матур җырлар багышланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International