Өстәл теннисы дисциплинасы буенча акыл үсешенә зыян килгән затлар спортының  "Россия Кубогы"

2022 елның 20 ноябре, якшәмбе

17-21 ноябрьдә Курган шәһәрендә өстәл теннисы дисциплинасы буенча акыл үсешенә зыян килгән затлар спортының  "Россия Кубогы" тәмамланды.З баталийдан соң хатын-кызлар арасында парлы разрядта Галина Гороховатченко һәм Анастасия Ануфриева бронза медальләргә лаек булдылар.Шулай ук ир-атлар арасында парлы разрядта Владимир Богданов һәм Нияз Шаманов та бронза медальгә ия булдылар. Барысы да Саба-Арена шәкертләре.  ИН2 класс вәкилләренең өстәл теннисы буенча уңышы. Шәхси разрядта алтын медаль - Ләйсән Зарипова. Шулай ук катнаш парлы разрядта Ләйсән Зарипова - Айдар Идрисов белән алтын медаль яулады. Хатын-кызлар арасында парлы разрядта көмеш медаль- Ләйсән Зарипова һәм Полина Кадырова. Шулай ук ир-атлар парлары Идрисов Айдар һәм Андрей Новиков көмеш медальгә ия булдылар. Казан шәһәренең РСАШ каршындагы Саба-Арена филиалында тәрбияләнүчеләр. Бу зур уңыш! Татарстан командасын котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International