Классик шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты

2022 елның 20 ноябре, якшәмбе

2022 елның 17-20 ноябрендә Казан шәһәрендә классик шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты узды.

Турнирда бөтен республикадан 120 шахматчы катнашты

Безнең ир ат һәм хатын - кыз командалары чираттагы мәртәбә уенның яхшы дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм призлы урыннарга чыктылар

Команда зачетында:️ ️
3 урын - ирләр җыелма командасы

Команда составы:
Саба-1 нче:
1 такта: Низамиев Нияз (Шәмәрдән)
2 такта: Габдрахманов Салават (Б. Саба)
3 такта: Закиров Динар (Б. Саба)
4 такта: Сәйфетдинов Альберт (Шәмәрдән)

3 урын - хатын-кызлар җыелма командасы

Команда составы
Саба-1-с:
1 такта: Галиуллина Диләрә (Б. Саба)
2 такта: Мөхәммәтҗанова Зәлия (Б. Арташ)

Шәхси зачетта:️ ️
3 урын - Сәйфетдинов Альберт (Шәмәрдән)

Шулай ук турнирда районның яшьләр җыелма командалары да катнашты

Саба-2 нче:
1 такта: Сафин Адела (Б. Саба)
2 такта: Галимҗанов Булат (Явлаштау)
3 такта: Газизуллин Илназ (Б. Саба)
4 такта: Ганиев Айдар (Явлаштау)

Саба-2-:
1 такта: Аглиева Эмилия (Шәмәрдән)
2 такта: Фатыйхова Зилә (Шәмәрдән)

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International