17 нче ноябрь көнне узган “Уңыш бәйрәме -2022 “ тантасында ҖЧҖ “Игенче” алдынгылары да катнашты

2022 елның 18 ноябре, җомга

  “Игенче”леләр бу бәйрәмне шактый матур күрсәткечләр белән каршыладылар. Агымдагы елда игенчеләребез  2132 гектар мәйданны биләгән бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралардан барлыгы  8281 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Уңыш гектарга  38,8 центнерны тәшкил итте.

   Бәйрәм чарасында һәр тармакның алдынгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде.

  Бүләкләнүчеләр арасында “Игенче” ҖЧҖ нең уңганнары: - өлкәннәре , инде тәҗрибәдә  туплаганнары, әле яңа гына эш башлаганнары да бар:

-урып җыю нәтиҗәләре буенча Республика күләмендә  ,“Акрос “- 530 комбайнында бөртеклеләрне суктыру буенча  алдынгы  урынга чыккан   комбайнчы   Галиев Илхам Галиәхмәт улы

- урып җыю нәтиҗәләре буенча , район  күләмендә  ,“Дон“ -1500 комбайнында бөртеклеләрне суктыру буенча  иң югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчы  Яруллин Илшат Исламгали улы

-терлек азыгы әзерләү буенча , район күләмендә югары кәрсәткечләргә ирешкәне өчен Камаз машинасын йөртүче  Ахатов Рашат Гәбделбәр  улы

-җир эшкәртү буенча район күләмендә ,МТЗ -1221 тракторында эшләүче механизатор Газизов Динар Минтимер улы

  Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар  намуслы хезмәтләре  өчен  экскаваторщик Сибгатуллин Васил Ширияздан улы һәм баш агроном Галиев Нияз Хәбирҗан улы - район хакимиятенең  Мактау грамотасына лаек булдылар

  Уку йортларын тәмамлап җәмгыятькә эшкә урнашкан яшьләр дә, озак еллар шушы тармакта хезмәт куйган , хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветераннарда сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International