«Россия балалары-2022»оператив – профилактик операциясе

2022 елның 18 ноябре, җомга

2022 елның 14 ноябреннән 23 ноябренә кадәр Саба муниципаль районы территориясендә «Россия балалары-2022»исемле оператив – профилактик операция үткәрелә. Әлеге операция кысаларында балигъ булмаганнар арасында наркомания таралуны кисәтүгә, аларны наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең, аларның аналогларының һәм прекурсорларының законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын ачыклауга, шулай ук наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның әйләнешендә катнашу җаваплылыгы турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International