Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде
«Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Росреестр Кадастр палатасы белән берлектә Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры мәгълүматларында реестр хаталарын төзәтүгә кереште.
Җирләрне куллануны һәм саклауны тикшереп торуның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Татарстан Росреестры дәүләт инспекторлары пилотсыз очу аппараты ярдәмендә Казанның Идел буе районында урнашкан бакчачылык җирләрен тикшерделәр. Дистанцион тикшерү ысулын куллану шулай ук реестр хаталарын ачыклауны һәм аларны җир кишәрлекләре милекчеләренең финанс чыгымнарыннан башка төзәтүне максат итеп куя.
Әлеге эш кысаларында җир кишәрлекләре чикләренең һәм мәйданнарының, биналарның, корылмаларның, тәмамланмаган төзелеш объектларының, муниципаль берәмлекләрнең, торак пунктларның, территориаль зоналарның, урманчылыкларның һәм башкаларның характерлы нокталарының координаталарын билгеләү чаралары үткәрелә.
Әйтик, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, агымдагы елда 9 меңгә якын реестр хаталары ачыкланган, мәйдан һәм чикләрнең урнашу урынында АСН мәгълүматларында 3,6 меңнән артык шундый хаталар төзәтелгән. Тулаем Татарстан буенча 230 мең реестр хатасын төзәтү планлаштырыла.
Ведомствода аңлатылганча, еш кына күчемсез милек хуҗалары үз хисабына кабат кадастр эшләрен уздырырга мәҗбүр булалар, мәсәлән, кадастр инженерлары яки техник планнар төзегән башка оешмалар тарафыннан җибәрелгән реестр хаталарын төзәтү, ә аларны төзәтә алмаган очракта – суд тәртибендә үз хокукларын яклау. Әлеге фактны исәпкә алып, Татарстан Росреестры милекчеләрнең өстәмә финанс чыгымнарыннан башка мондый хаталарны төзәтү буенча системалы эш оештырды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы урынбасары Илсур Кәримов:
«Пилотсыз очу аппаратларын куллану аркасында, дәүләт җир инспекторлары кыска вакыт эчендә зур җир мәйданнарын, шул исәптән авыр булган җирләрне тикшерү мөмкинлеген алдылар. Өстәвенә, җирдә вәзгыятьне фотога төшереп кенә калмыйча, объектларның урнашу урыны һәм аларның чикләренең югары төгәллек белән урнашуы турында пространство мәгълүматлары да ала".
Белешмә:
Реестр хата-Росреестрга тапшырылган документлардан ЕГРНга күчерелгән хата төре:
-межан, техник планнар, территориянең Карта-Планы яки тикшерү акты (бу хаталар кадастр инженеры тарафыннан җибәрелгән);
- ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә кергән башка документлар (мондый хаталар әлеге документларны төзегән һәм җибәргән затлар һәм органнар тарафыннан җибәрелгән).
Шулай ук Татарстан Росреестрында 2022 ел азагына кадәр җир законнарын тикшерү Гамәлдән чыгарылуын искәрттеләр.
«2022 елның 10 мартыннан планлы тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертелде һәм планнан тыш тикшерүләргә чикләүләр кертелде. Димәк, Татарстан Росреестры тарафыннан 2022 ел азагына кадәр федераль җир контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында планлы тикшерү чаралары гамәлдән чыгарылган. Агымдагы елда җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуны профилактикалау буенча чараларны, шул исәптән пилотсыз һава судноларын файдаланып, контрольдә тотучы затлар белән үзара бәйләнешсез үткәрүгә басым ясалды. Мондый чаралар барышында хокук бозу билгеләре ачыкланган очракта инспекторлар хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау буенча чаралар күрә», - дип ачыклык керттеләр ведомствода.