«АгроТрейд»сәүдә объектында сатучылар өчен укыту семинары

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2022 елның 2 ноябрендә Саба районының «АгроТрейд» сәүдә объектында «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ законнарын аңлатып укыту семинары үткәрде.

Бу чараны уздырганда сатучыларның ачык йөзле һәм яхшы күңелле булуларын билгеләп үтү мөһим. Сатучылар кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне җайга салу, шулай ук килеп туган мәсьәләләрне закон нигезендә хәл итү белән кызыксындылар.

Сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очраклары, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товар экспертизасын үткәрү сроклары һәм башкалар каралды.

Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм ваклап сату - алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды 31.12.2020 № 2463.  Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында»закон нормалары. Сатыла торган товарларга бәя белешмәләрен рәсмиләштерү һәм урнаштыруның дөреслеге турында мәгълүмат бирелде.

Очрашу барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кулланучылар өчен уңайлы урында. Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар урнаштырылды һәм территориаль орган визиткалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International