Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Татулык, бердәмлек, ышаныч" дип исемләнгән тарих сәгате

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Ике Басу Арташ авылы китапханәсе мөдире  Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Татулык, бердәмлек, ышаныч" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.Китапханәче балаларга ерак 1612 елда булган вакыйгалар, Мәскәүнең поляк гаскәрләреннән азат ителүе турында сөйләде. Китапханәченең хикәясе презентация слайдлары белән үрелеп барылды. Презентация ярдәмендә балалар патша Федор Иоанович турында, «караңгы вакыт» нәрсә ул һәм ни өчен поляклар  башта Мәскәүне ала алулары турында мәгълүматлар белделәр. Ә инде "Йөз бөек полководец" дигән видеоролик балаларны Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский белән таныштырды. Чара барышында балалар шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, бердәмлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International