«Балкыш»тернәкләндерү үзәгендә пенсионерлар белән чираттагы очрашу

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

9 ноябрьдә Пенсия фонды хезмәткәрләре Шәмәрдәндәге "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә пенсионерлар белән очраштылар. Очрашуның төп темасы 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсиянең автоматик, гариза язмыйча билгеләнүе һәм айлык акчалата түләүләр алу буенча, хезмәт эшчәнлеген туктатуга бәйле пенсия күләмен яңадан исәпләү тәртибе, инвалидларга социаль хезмәтләр җыелмасы бирү турында булды. Шулай ук 2023 елдан социаль тәэминат өлкәсендә булачак үзгәрешләр белән дә таныштырдылар. Очрашуның йомгаклау өлеше тыңлаучыларны Пенсия фондының электрон сервислары белән таныштыруга, кабул итүгә алдан язылуга багышланган иде.

Чыгыштан соң кайбер пенсионерлар пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр белән шәхсән үзләре килделәр. Сорауларга пенсионерлар да җаваплар алдылар. Катнашучыларга шулай ук пенсия белән тәэмин итү турында мәгълүмат материалы таратылды. Очрашуда катнашучыларның барысы да бирелгән мәгълүмат өчен рәхмәтле булып калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International